Бу көн 1991 елда Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелде.
2007 елдан Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне БМО канаты астында үткәрелә.
14 ноябрь көнне (1891 ел) инсулинны уйлап табып беренче тапкыр диабет белән авыручыны үлемнән коткарып калган Фредерик Бантинг туган. Аңа кадәр шикәр диабеты белән авыручының дәваланырга да, яшәргә дә өмете булмаган. Бүген инсулин ярдәмендә аны контрольдә тотарга була.
Төгәл генә әйтсәк, бу сырхау кандагы шикәрнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торучы хроник авыру. Кызганыч, кешеләр озак вакыт әлеге чиргә дучар булуын белми йөри, ул үзен бик соң гына сиздерә башлый. Авыруны кисәтү, дәвалау турында табиб-терапевт Айсылу Якупова белән сөйләштек.
- Айсылу Ахияровна, диабет белән авыручылар саны елдан-ел арта. Бу нәрсә белән бәйле, авыруның сәбәпләре нинди?
- Дөрестән дә, шикәр авыруы дөнья-күләм иң кискен проб-лемаларның берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, якынча 500 миллион кеше бу авырудан интегә.
Гомумән алганда, авыруның килеп чыгу сәбәпләре хакында әлегә бердәм фикер юк. Бүген аны полиэтиологик дип саныйлар. Организмдагы матдәләр алмашы бозылуның берничә теориясе бар. Аерым роль нәселдәнлеккә бирелә. Моннан тыш, башка факторлар да сәбәпче була ала. Алар арасында артык гәүдә авырлыгы, симерү, дөрес тук-ланмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, стресслар һ.б.
- Пациент табибка мөрәҗәгать итәр өчен нинди билгеләр булырга тиеш?
- Шикәр диабеты башлангыч этапта бернинди билгеләргә ия түгел диярлек. Иң беренче билгеләрне күбесе арыганлык, инфекцияләр, стресслар белән бәй-лиләр.
Авыз эче кибү, туктаусыз су эчәсе килү; авырлыкның әле артуы, әле кимүе; аппе-титның бик начар яисә артык яхшы булуы; озак төзәлүче яралар; һәрвакыт йокыга тарту; артык тирләү; тирнең һәм сулышның баллы исе; терсәк, аякның аскы өлешендә каты кычыту хисе; күп күләмдә бәвел бүленеп чыгу (3-5 литр яки аннан да күбрәк) - болар барысы да шикәр диабетының төп билгеләре. Әлеге билгеләр булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Диабет диагнозы куелган кешегә нәрсә эшләргә? Үзеңне чикләргә кирәкме? Туклануның нинди үзенчәлекләре бар?
- Беренчедән, шикәр диабетының хөкем карары түгеллеген һәм аның белән яшәп булуын аңларга кирәк. Иң мөһиме, күрсәткечләрне контрольдә тоту. Дәва-лануның нигезе - дөрес туклану, яшәү рәвешен үзгәртү һәм табиб кушкан препаратлардан файдалану. Авыруны контрольдә тоту өчен организмга кирәкле туклыклы матдәләр, витаминнар, минераллар бирә торган ризык белән туклану мөһим. Табиб диетаны төзәтергә, кирәкле продуктлар сайларга булыша, аларны препаратлар яки инсулин белән берләштерергә өйрәтә.
- Шикәр чирен кисәтеп буламы?
- Авыруны профилактикалау түбәндә-геләрдән тора. Диета, аз-азлап тәүлегенә 5 тапкыр туклану. Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризык-ларны бик аз күләмдә куллану (шикәр, бал, джем һ.б.) Туклануның нигезе катлаулы углеводлар һәм эри торган җепселләргә бай ризыклар булырга тиеш. Бу ак кош ите, майлы булмаган балык ризыклары, яшелчә, үлән төнәтмәләре, шикәрсез компотлар. Парда яки грильдә әзерләнгән, пешкән ризыкларга өстенлек бирү мөһим. Кыздырылган ризыктан баш тартырга киңәш ителә. Татлы, тозлы ризыклар, газлы, шикәрле эчемлекләр, десертлар, фастфудларны рационнан төшереп калдырырга кирәк.
Шулай ук физик активлык та зур роль уйный. Ул метаболизм процессларын яхшыр-та һәм организм тукы-маларының инсулинга сизгерлеген арттыра. Шикәр диабетын иртә ачыклау өчен елына ким дигәндә бер тапкыр шикәр дәрәҗәсен билгеләргә кирәк.
- Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне алдыннан әлмәт-леләргә ниләр теләр идегез?
- Диабетны профилактикалап, сез бөтен организм файдасына эш итәсез. Дөрес туклану системасы, уртача физик активлык, авырлыкны контрольдә тоту - шикәр диабетын гына түгел, ә гипертония авыруын, инсультны, йөрәк өянәген дә профилактикалау ул. Шуңа күрә мин сезгә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм авырганда гына түгел, ә сәламәтлек проблемаларын вакытында диагностикалау өчен дә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
Сәламәтлек - сатып алып булмый торган хәзинә. Аны игътибар үзәгеннән чыгармасак иде.
Сорауларга Сәламәтлек формуласы медицина үзәге табиб-терапевты
Якупова Айсылу Әхияр кызы җавап бирде
Мәкаләнең нөсхәсен монда укырга була https://almet-rt.ru/news/salamat/53833.